news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендә язучы Зыя Ярмәки исемендәге сквер барлыкка киләчәк

Язучы Иске Ярмәк авылында туып-үскән.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында язучы, татар әдәбияты классигы Зыя Ярмәки исемендәге сквер барлыкка киләчәк.

«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, скверны атаклы әдәбиятчы исеме белән очраклы гына атамаганнар, бу авылда язучы туып- үскән.

Сквер территориясендә яңа балалар мәйданчыгы төзү, юлга брусчатка салу, яшелләндерү, койма, эскәмия һәм чүп савыты урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук скверны күперле коры инеш бизәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot