news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендә яшәүче волонтер Флүрә Галиәхмәтова авылдашларына битлек тегә

Иске Ярмәк авылында 75 ел ел тегү белән шөгыльләнүче ханым яшьләргә дә беркайчан эшсез утырмаска киңәш итә.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында яшәүче Флүрә Галиәхмәтова ярты ел эчендә күршеләренә һәм танышларына 62 битлек, 16 баш киеме тегеп бүләк иткән. Бу хакта Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Шулай ук ул кием-салымны да төзәтеп тегеп бирә, чалбарлар кыскарта, замоклар куя, киемне рүлчәмгә туры китереп үзгәртә.

Тегү машинасын аның әтисенә хәрби хезмәтне яхшы узган өчен бүләк иткән булалар. Ул аны 9 яшьлек кызы өчен сайлый. Шуннан бирле, 75 ел дәвамында Флүрә ханым тегү машинасы ярдәмендә кешеләргә шатлык өләшә, диелә хәбәрдә.

Флүрә Галиәхмәтова яшьләргә дә беркайчан эшсез утырмаска киңәш итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot