news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә ярышларда Аксубай самбочылары беренчелекне бирмәде

Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Андрей Андреев 71 килограммлы авырлык үлчәмендә җиңде.

(Аксубай, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Самара өлкәсенең Кинель-Черкассы авылында “Старт“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында самбо буенча ярышларда тренер Александр Скворцов тәрбияләгән спортчылар Аксубайны лаеклы тәкъдим иттеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

7 тапкыр Дөнья Чемпионы булган Россиянең атказанган тренеры Иван Песоцкий истәлегенә багышланган самбо буенча Ачык турнир үтте. Анда традиция буенча Идел буе һәм якын-тирә төбәкләрдән иң көчле көрәшчеләр – 250 дән артык спортчы катнашты.

Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Андрей Андреев оста көрәш алымы күрсәтте һәм 71 килограммлы авырлык үлчәмендә беркемгә дә ярыш беренчелегенә өмет калдырмады.

Аксубайның 1 нче мәктәбеннән Иван Куклин икенче урынны яулады. Шул ук мәктәптә белем алучы Адель Садыйковка турнирның бронза җиңүчесе булу бәхете елмайды. Дмитрий Куклин исә призлы урынны яулар өчен бик аз гына очко туплый алмады. Җиңүчеләр һәм призерлар ярышлардан бүләкләр һәм акчалата премияләр алып кайттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100