Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самара өлкәсендә “Туган тел” җәмгыятенең юбилеена багышланган Сабан туе узды
"Өлкә Сабан туен зур дәүләт бәйрәме – Россия көнендә уздыруыбыз аеруча куандыра", - дип белдерде регион башлыгы Дмитрий Азаров.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Кичә, 12 июньдә, Самарада өлкә Сабан туе гөрләп узды. Бәйрәм шәһәрнең Юрий Гагарин исемендәге паркында оештырылган иде
Сабантуйның тантаналы өлешендә өлкә губернаторы Дмитрий Азаров катнашып, самаралыларны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. “Өлкә Сабан туен зур дәүләт бәйрәме – Россия көнендә уздыруыбыз аеруча куандыра. Бу халыкны тагын да берләштерә”, — дип сөйләде регион башлыгы һәм халыкны 29 июньдә Камышлы районында үтәчәк Бөтенроссия авыллар Сабан туена чакырды.
Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин милләттәшләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен теләде. Мөфти милли һәм дини йолаларны, милләтебезне саклап калу өчен балаларны яшьтән гореф-гадәтләр буенча тәрбияләргә кирәклеген дә ассызыклап үтте.
- Быел бәйрәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз