news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендә татар халык ашлары буенча мастер-класс үтте

Милли ризыклардан күргәзмә дә оештырылды.

Самара өлкәсендә татар халык ашлары буенча мастер-класс үтте
tatar-congress.org

(Казан, 3 май, "Татар-информ"). Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында җирле “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары яшь буынга татар халык ашлары турында сөйләделәр һәм токмач ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрссының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли ризыклардан күргәзмә дә оештырылды.

Алга таба чарада катнашучылар Чернобыль афәтен җиңүдә катнашкан каһарман шәхес, радиация тудырган авырлыкларны җиңеп яшәүче Валиахметов Тәбриз абый гаиләсендә кунак булды, алар күргәзмәдәге милли ризыкларны да авыз итәргә алып килделәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot