news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендә тальян ясаганда файдалану өчен иске телефон аппаратлары җыялар

Чыбыклы дисклы телефон аппаратларындагы кыңгырауларны гармун ясау өчен кулланалар.

Самара өлкәсендә тальян ясаганда файдалану өчен иске телефон аппаратлары җыялар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Самарада чыбыклы дисклы телефон аппаратларын (тотылган, ватык булса да ярый) җыялар. Әлеге телефон аппаратларында булган кыңгыраулар Казанда татар гармуннары — тальяннар ясау өчен файдаланылачак. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Телефон аппаратларын яки алардан алынган кыңгырауларны Самара мәчетләренә китереп бирергә кирәк. Шулай ук 89023742801 телефон номерына шалтыратып, телефонны тапшырырга мөмкин булган урынны белешергә була.

Бу эштә катнашып, һәркем татар милли музыкасын һәм мәдәниятен саклап калуга һәм пропагандалауга үз өлешен кертә ала, диелә бу хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot