Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсендә «Шигърият дөньясында» бәйгесе узды
Бәйге Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә багышланган иде.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм «Татар-Дуслык» сайты икенче тапкыр «Шигърият дөньясында» дигән бәйге уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараның төп максаты — татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, татар шагыйрьләренең иҗади мирасын популярлаштыру, аларның иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү.
Күпсанлы үтенечләрне истә тотып, оештыручылар быелгы чараны Татарстанның танылган шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә һәм аның бай иҗатына багышлаганнар. Конкурста катнашу өчен шагыйрнең бер әсәрен яттан сөйләгәнне видеога төшереп, «Татар Дуслык» сайтына җибәрергә кирәк иде.
Бәйгегә барлыгы 83 эш кабул ителгән. Күпчелек катнашучылар — Самараның «Яктылык» татар һәм Камышлы районы мәктәпләре укучылары. Шулай ук татарлар күмәкләшеп яшәгән Зубчаниновка бистәсеннән, Южный город һәм Крутые Ключи микрорайоннарыннан, Волжский районының Лопатино авылыннан да гаризалар кабул ителгән.
Алты көн дәвамында «Татар-Дуслык» сайтында, шулай ук сайтның YouTube каналында «Тамашачылар симпатиясе» призына тавыш бирү барды. Бәйге нәтҗәләре белән сылтама аша танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз