Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самара өлкәсендә Кондырча елгасы буендагы сугышка багышланган утырыш оештырылды
Тарих фәннәре доценты Алексей Мартынюк чыгышында Кондырча елгасы янындагы сугыш Алтын Урданы көчсезләндерүен билгеләп үтте.
(Самара, 26 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Самара өлкәсе Старый Буян авылында «Русь. Эпоха объединения» фестивале башланды. Ул XIV гасырдагы Урта Азия әмире Аксак Тимер һәм Алтын Урда ханы Туктамыш арасындагы Кондырча елгасы буендагы сугышка багышланган.
Фестивальнең идея авторы Виктория Агалакова, кунакларны сәламләп, барлык килүчеләргә рәхмәтен белдерде. «Фестиваль бишенче тапкыр үтә. 2017 елда командабыз белән фестивальне үткәрергә булдык. Фестивальнең нигезендә Кондырча елгасы янында үткән сугыш вакыйгалары ята. Өлкәбез — күпмилләтле. Фестивальдә без төрле милләтләрнең дуслашып яшәвен күрсәтергә телибез», — диде ул ачылышта.
Оештыручылар һәм фестивальгә килгән галимнәр сугышның 1391 елның 18 июнендә булганын искәртте. «Аксак Тимер дошманның флангларын өстәмә көчләр белән ныгытып, Туктамышның алты гаскәре һөҗүмен кире кайтара. Аксак Тимер гаскәре алга омтыла һәм башта дошманын чигенергә, ә аннары сугыш кырыннан качарга мәҗбүр була», — диде алар.
Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев Самара өлкәсе галимнәре, фестивальне оештыручылар белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкләрен әйтте һәм Казанда Алтын Урда ханлыгы чорын өйрәнү үзәге урнашканын әйтте.
Беларусьтан килгән тарих фәннәре доценты Алексей Мартынюк чыгышында Кондырча елгасы янындагы сугыш Алтын Урданы көчсезләндерүен билгеләп үтте.
Түгәрәк өстәлне Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Бөтендөнья татар конгрессы, Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз