news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендәге Гали авылында “Халкым минем” иҗат фестивале узды

Анда катнашучылар вокал, хореография, нәфис сүз, милли уен коралларында уйнау, фольклор-йола уеннары буенча көч сынаштылар һәм чыгышларны Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов җитәкчелегендәге

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). 23 гыйнвар көнне Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында “Халкым минем” II ижат фестивале узды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе берлегендә оештырылды.

Быелгы фестивальда Самара өлкәсенең Похвистнево, Камышлы районнары, Самара, Тольятти шәһәрләре, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй һәм Татарстанның Чирмешән районнары үзешчәннәре катнашты. Анда катнашучылар исә вокал, хореография, нәфис сүз, милли уен коралларында уйнау, фольклор-йола уеннары  буенча  көч сынаштылар һәм чыгышларны Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов җитәкчелегендәге жюри бәяләде.

“Халкым минем” фестивален Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы рәисе, аны уздыру идея авторы һәм спонсоры Рәсих Латыйпов ачып җибәргәч, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның дәүләт Советы депутаты Ринат Закировның тәбрикләвен Башкарма комитетның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җиткерде. Халык бәйрәменә җыелган конкурсантларны һәм тамашачыны Чирмешән районы хакимияте башлыгы Минсәгыйт Закиров,  Похвиснево районы хамияте башлыгы Александр Ларионов, Камышлы районы хакимияте башлыгы Рафаэль Баһаветдинов, Оренбург өлкә Думасы депутаты Илдус Дәүләтов сәламләде.

Алты сәгать дәвамында нәтиҗәле эшләгәннән соң, жюри конкурсантларга гадел бәяләмәсен җиткерде. Вокал буенча беренче урынны Тольятти шәһәреннән Хәтиҗә Гыйниятова һәм Самара шәһәреннән “Заман яшьләре” төркеме яулады. Бию буенча беренчелек Оренбургның Әсәкәй районы бию коллективына насыйп булды. Нәфис сүз жанрында Чирмешәннән  килгән  Рушания Шакировага исә тиңнәр булмады. Милли уен коралларында уйнау буенча Гали авылы тальянчылары беренче: өлкән яшьтәге бабайлар бу юлы үзләренә алмашка яшьләрне өйрәткән. Бөтендөнья татар конгрессы бүләккә әзерләгән тальян гармунга Ринат Маннапов исемле егет лаек булды. Фольклор буенча “Шәл бәйләдем” күренешен күрсәтеп, әсәкәйлеләр башкалардан аерылып торды. Коллективлар буенча беренчелек Гали авылыныкыларда. Фестивальнең иң мәртәбәле бүләге - Гран-прига Чирмешән районы иҗат коллективы лаек дип табылды.

Иҗат бәйрәме күтәренке рухта, тулы залда узды. Фестиваль исә киләчәктә дәвамлы булыр дигән өмет бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100