news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә Гакыйль Сәгыйровның туган авылында музей оештыралар

Самара өлкәсенең мәгариф министры өлкә мәктәпләре программасына Гакыйль Сәгыйровның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү буенча материаллар кертеләчәк дигән.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Самарада шагыйрь, рәссам, язучы Гакыйль Сәгыйровның мирасын саклап калу буенча хәйрия фондын оештырганнар, шагыйрьнең туган авылында музей ачылачак. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Илле елдан артык түшәктә бер хәрәкәтсез ятып, шигырьләр, хикәяләр, рәсемнәр иҗат иткән мәрхүм Гакыйль Сәгыйровның хөрмәтенә аның туган авылы — Иске Җүрәйдә музей ачу турындагы сөйләшүләр язын ук башланып китте. Музей ачу мәшәкатьләренең төп өлешен “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты, Россиянең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин үз өстенә алды, дип хәбәр итә Миләүшә Газыйм.

Җыелышта шагыйрь, рәссам, язучы Гакыйль Сәгыйровның мирасын саклап калу буенча хәйрия фонды оештырылган. Аның Уставы кабул ителгән. Президенты итеп Вазыйх Мөхәммәтшин сайланган.

Хәйрия фонды Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы бинасында (Чернореченский урамы, 50), 301 офиста урнашачак. Ревизор итеп Рәфгать Әһлиуллин сайланган.

Очрашу барышында шулай ук шагыйрьнең басылмаган шигырьләрен нәшер итү турында сөйләшкәннәр. 

"Самара өлкәсенең мәгариф министры Владимир Пылев өлкә мәктәпләре программасына Гакыйль Сәгыйровның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү буенча материаллар кертеләчәк, дип әйткән. Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов бура белән ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Кошки районы башлыгы Виктор Титов Иске Җүрәйдә район музееның филиалын булдыру турындагы карар чыгаруын әйткән. Шулай итеп, төрле юнәлешләрдә эш башланып китте. Аллаһы теләсә, озакка сузмыйча, музейны булдырырга тырышачакбыз", — дигән Вазыйх Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100