news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерләнәләр

Бөтенроссия авыл Сабан туенда рекордлы санда кунаклар булуы, утыз төбәктән берничә мең кеше килүе көтелә.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә X Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек башлана. Ул киләсе җәйдә Камышлы районында узачак. Бу хакта Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Агымдагы елның 28 августында Самара өлкәсе Камышлы муниципаль районында өлкә губернаторы администрациясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Дмитрий Холин рәислегендә күчмә киңәшмә узачак. Анда Самара өлкәсендә X Бөтенроссия авыл Сабан туе әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.

Бөтенроссия авыл Сабан туенда  рекордлы санда кунаклар булуы, утыз төбәктән берничә мең кеше килүе көтелә. Бәйрәм тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та чакырылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot