news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә алты кешенең гомерен өзгән юл һәлакәтендә Татарстан кешесе дә булган

Авария кичә кичке унынчы яртылар тирәсендә Ульяновск - Димитровград — Самара трассасында килеп чыккан.

Самара өлкәсендә алты кешенең гомерен өзгән юл һәлакәтендә Татарстан кешесе дә булган
ГУ МВД России по Самарской области

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Самара өлкәсендә алты кешенең гомерен өзгән юл һәлакәтендә Татарстан кешесе дә булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Авария кичә кичке унынчы яртылар тирәсендә Ульяновск - Димитровград — Самара трассасында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «КИА» автомобиленең 38 яшьлек йөртүчесе алдагы машинаны узу тыелган урында каршы як полосага чыккан һәм Татарстан номеры куелган «Шевроле» машинасы (анда биш кеше булган) белән кара-каршы бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, авариядә алты кешенең: ике шофер, шулай ук «Шевроле» автомобиленең пассажирлары — 42 яшьлек хатын-кыз, 18 һәм 6 яшьлек ике кыз һәм 19 яшьлек егет (ул Татарстаннан булган) гомере өзелгән.

Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, «Шевроле»да тулы бер гаилә (ир белән хатын һәм аларның ике кызлары) һәлак булган. 19 яшьлек Татарстан егете аларның олы кызларының кияве булган, дип яза алар.

«Әлеге факт буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100