news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсе Отрадный шәһәрендә мәчет төзелә

Төзелеш эшләре төгәлләнүгә таба бара.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар - информ”). Самара өлкәсе Отрадный шәһәрендә мәчет төзелү эше тулы көчкә бара. Нигезе үткән җәйдә салынган иде, дип хәбәр итә "Бөтендөнья татар конгрессы" сайты.

Декабрь ахырында мәчет бинасының түбәсе ябылып бетте. Тәрәзәләр куярга, газ, электр уты уздырып, җылы кертергә калды, эчке эшләрне дәвам итәсе бар.

Мәчет төзелешендә түбә ябарга Похвистнево районының Гали авылы егетләре — агалы-энеле Равил һәм Раил Насыйровлар алынды. Аларга Пох­вистнево шәһәреннән ике рус егете ярдәм иттеләр. Равил һәм Раил — тәҗрибәле эшчеләр, Самарада, тирә-як авылларда яңа төзелгән мәчетләрнең түбәләрен ябуда, иске тү­бәләрне сипләүдә зур изге эш башкарганнар.

Отрадныйда яшәүче дин кардәшләребез мәчетнең ишек­ләре ачылуын зарыгып көтә, ул иман нуры белән тулып, халыкны берләштерүче үзәккә әверелер дип өметләнәләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot