news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте яңа белем бирү оешмасы ача

Биредә балалар милли традицияләр һәм ислам мәдәнияте нигезләрен, шахмат, арифметика, сөйләм һәм аралашу культурасы, рәсем ясау, хореография программаларын өйрәнәчәк.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Самарада «Балалар дини-укыту үзәге» коммерцияле булмаган өстәмә белем бирү фонды оештырылачак. Әлеге карар «Халыклар дуслыгы йорты» Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте инициативасы белән «Үсеп килүче буынны милли традицияләрдә тәрбияләү» дигән темага киңәшмәдә билгеле булган. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Анда татар, казах, Дагыстан, үзбәк, азәрбайҗан милли-мәдәни үзәкләреннән вәкилләр катнашты. Киңәшмәдә заманча белем бирү, балаларны тәрбияләүдәге проблемалар һәм ата-бабаларыбызның традицияләрен саклау өчен мөмкинлекләр тудыру хакында фикер алыштылар.

«Балалар һәм оныклар — безнең киләчәгебез. Аларны ничек тәрбияләү үзебездән тора, — диде Талип хәзрәт Яруллин. — Шуны күздә тотып, без „Балалар дини-укыту үзәге“ коммерцияле булмаган өстәмә белем бирү фонды оештырырга карар кылдык. Әлеге учреждениедә балаларга милли традицияләрне, туган телне һәм мәдәниятне өйрәтергә ниятлибез».

Белем бирү үзәге җитәкчесе Руслан Мостафин әлеге үзәктә балаларның, милли традицияләр һәм ислам мәдәнияте нигезләреннән тыш, шахмат, арифметика, сөйләм һәм аралашу культурасы, рәсем ясау, хореография программаларын үзләштерәчәге хакында сөйләде. Малайлар милли көрәш белән шөгыльләнәчәк.

Хәзерге вакытта татар мәдәни автономияләре «Халыклар дуслыгы йорты»нда, «Яктылык» мәктәбендә, авыл мәктәпләрендә һәм мәдәният йортларында туган тел, милли мәдәният һәм традицияләрне саклау өчен күп кенә чаралар уздыра. Дагыстан мәдәни үзәге вәкиле хореография дәресләре үткәрү хакында сөйләде. Казах мәдәни үзәкләре туган тел, мәдәният һәм хореографияне өйрәнү буенча дәресләр үткәрә.

Очрашуның ахырында чарада катнашучылар хезмәттәшлекнең алдагы стратегиясе, белем бирү үзәгенә квалификацияле педагоглар һәм балалар җәлеп итү хакында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100