news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин губернаторның мактау билгесенә лаек булды

“Халыклар дуслыгын ныгытуга өлеш керткән өчен” мактау билгесенә мөфти өлкәдә милләтара, динара дуслыкны ныгытуга өлеш керткән өчен лаек булды.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Самара Губернаторының “Халыклар дуслыгын ныгытуга өлеш керткән өчен” мактау билгесенә лаек булды. Самара губернасы көнен билгеләп үтү уңаеннан, бу мактау билгесен губернатор Николай Меркушин тапшырды, дип хәбәр итә өлкәнең Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.

Самара өлкәсе парламенты әлеге мактау билгесен 2015 елда гамәлгә куйган иде. Ул, милләтара, динара дуслыкны, халыклар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш кертүче шәхесләрнең хезмәтен бәяләү максатында, узган елдан тапшырыла башлады. Аңа тәүге тапкыр лаек булучылар арасында Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы Азат Надыйров та бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100