Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Шәкертләр өчен тулай торак, өч тапкыр ашату каралган.
(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, профессиональ ислам дине белеме алу өчен, чыгарылыш сыйныф укучыларын “Нур” мәдрәсәсенә чакыра. Бу турыда “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә.
Мәдрәсәгә Россия Федерациясе гражданнарын кабул итәләр. Бу оешманың укыту эшчәнлеге алып бару өчен Самара өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән лицензиясе бар.
Биредә китапханә, спорт залы, ашханә бар. Шәкертләр өчен тулай торак, өч тапкыр ашату каралган. Шулай ук шәкертләр мәдрәсәдә белем алуны башка уку йортында уку белән бергә алып бара алачак.
Мәдрәсәне тәмамлагач, “Имам” квалификациясен үзләштерү турында диплом тапшырылачак.
Яшь имамнар өчен Уфа шәһәре Россия ислам университетында, Казан шәһәре Россия ислам университетында укуны дәвам итү мөмкинлеге бирелә, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз