news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты Нәүрүз бәйрәменә чакыра

Бәйрәмдә тематик күргәзмәләр, интерактив экскурсияләр оештырылачак.

Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты Нәүрүз бәйрәменә чакыра
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Агымдагы елның 18-21 мартында Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йортында яз бәйрәме – Нәүрүзгә багышланган чаралар уза. Чараларның максаты - Россия милләтләре бердәмлеген ныгыту һәм Самара өлкәсендә яшәүче халыкларның этномәдәни үсешенә булышу. Бу турыда Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көннәрдә бәйрәм традицияләренә багышланган тематик күргәзмәләр, интерактив экскурсияләр оештырылачак. Аларны җирле һәм төбәк иҗтимагый берләшмәләре активистлары үткәрәчәк. Чараларга Самара һәм Самара өлкәсе белем бирү оешмалары укучылары һәм студентлары чакырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot