news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абдулла хәзрәт Кәримовны Самара өлкәсе губернаторы исеменнән бүләкләделәр

45 яшьлек хәзрәтнең Иске Ярмәк авылында хезмәт итүенә 25 ел тула.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы, Келәүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе Абдулла хәзрәт Кәримовка Самара өлкәсе губернаторы исеменнән «Кешеләргә хезмәт иткән өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Хәзрәт 45 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай ук декабрьдә Иске Ярмәк авылында хәзрәт булып хезмәт итүенә 25 ел тула.

Абдулла хәзрәтне юбилее белән Самара өлкәсе мөфтие, Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаветдинов, Ярмәк авыл җирлеге администрациясе һ.б. котлады, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot