news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара имамы: ХХ гасырда тартып алынган мәчетләр кайтарылды, инде яңаларын төзү кирәк

Расыйх хәзрәт Вакказов хәзер Самарада мәчетләр җитмәвен әйтте.

Самара имамы: ХХ гасырда тартып алынган мәчетләр кайтарылды, инде яңаларын төзү кирәк
Рамил Гали

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Самараның «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расыйх хәзрәт Вакказов шәһәрнең узган гасырда тартып алынган мәчетләренең барысы да мөселманнарга кире кайтарылганын, хәзер яңа мәчетләргә ихтыяҗ булуын әйтте.

«Кайтарасы барлык биналарны кайтарып бетерделәр инде. Хәзер кайтарыр нәрсә калмады. Шулай да мәчетләр җитми. Самарада бүгенге көндә җиде генә мәчет, бу бик аз. Халык яңгыр, кар яуса да намазны урамда укый. Яңа мәчетләр төзергә кирәк», — дип сөйләде ул «Интертат»ка.

Расыйх хәзрәт җомга намазларына 600 кеше йөргәнен, шуларның 10 проценты татар булуын да әйтте. «Җомга намазына 600 кеше килә, шуның алтмышы, ягъни 10 проценты, татар. Шуңа күрә кайчак вәгазьләрне рус телендә сөйләргә мәҗбүрбез. Чөнки күпчелек аңламый. Ә мәҗлесләрдә вәгазьләрне саф татар телендә сөйләргә тырышабыз», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100