news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара филармониясендә Башкортстанның халык биюләре ансамбле концерты була

Ансамбль татар, башкорт һәм дөньядагы башка халыкларның биюләрен башкарачак.

(Казан, 29 март, "Татар-информ"). 24 апрельдә Самара шәһәре филармониясендә Башкортстанның Фәйзи Гәскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле "Планета ритмнары" программасы белән чыгыш ясаячак. Ансамбль татар, башкорт һәм дөньядагы башка халыкларның биюләрен башкарачак. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә.

"Күренекле хореограф Фәйзи Гәскәров нигез салган данлыклы бию ансамбле ел саен диярлек чит илләрдә үзебезнең милли сәнгать белән таныштыра. Милләте белән татар булган Фәйзи Гаскәров яшь чагында Мәскәүдә Игорь Моисеев җитәкчелегендәге СССР халык биюләре ансамблендә эшләгән", диелгән әлеге хәбәрдә.

Фәйзи Гәскәров Башкортстанга кайтып, классик милли балет, халык биюләре ансамбле оештыра. Авылларга чыгып, биюгә оста татар һәм башкорт егетләрен, кызларын туплый. Ансамбль шулай итеп һәвәскәр сәнгать түгәрәге сыйфатында үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Соңрак Башкортстан Хөкүмәте аны үз карамагына алып, яшь биючеләрне һөнәри укытуга юллауга һәм матди ярдәм күрсәтүгә алына.

1990 елда Ф.Гаскәров ансамбленә Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100