Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самара эшмәкәре Фәхретдин Канюкаев: Хәрбиләргә төрле яклап ярдәм кулы сузабыз
Самара өлкәсенең «Дуслык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, эшмәкәр Фәхретдин Канюкаев махсус хәрби операция зонасындагы якташларына күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде. Ул «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында чыгыш ясады.
«Дуслык» иҗтимагый оешмасы телебез һәм мәдәниятебезне үстерү һәм саклау буенча милли чаралар гына уздырмый, без махсус хәрби операциядәге якташларыбызга да ярдәм күрсәтәбез. Самарада узган Сабантуйда солдатларга ярдәм итү буенча мәйдан булдырдык. Анда солдатларга хатлар яздылар, балалар рәсем ясады. Барысын да хәрбиләргә тапшырдык. Солдатларга ярдәм җыюда гади халык та, җитәкчеләр дә, бизнес вәкилләре дә теләп катнашты», - дип сөйләде ул.
Ул хәрбиләргә ярдәм күрсәтү буенча авыл эшмәкәрләренең инициатив төркеме оешуын да искәртте. Махсус хәрби операция зонасына җылы киемнәр, мотоцикллар, машиналар, медицина кирәк-яраклары җибәргәннәр. «Махсус хәрби операциядә катнашучылар халкыбызның кайгыртуын тоеп яши һәм рәхмәтләрен җиткерә. Без хәрбиләргә төрле яклап ярдәм кулы сузабыз», – диде ул.
Ул шулай ук милли юнәлештәге эшчәнлек турында да сөйләп үтте. Самара эшмәкәрләре каза күргән Йолдыз авылы халкына йорт та салып биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз