news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара да "Сәләт" аланы булдырылачак

Күрше өлкәдә лагерь булдыру хакында сөйләшүләр алып барыла

(Казан, 26 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Сәләт"  фондының күрше өлкәдә дә лагеры барлыкка киләчәк. Әлегә ул лагерьны булдыру турында сөйләшүләр алып барыла. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә оешманың башкарма директоры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

"Самарада безнең "Сәләт"нең бик көчле мәктәбе эшли. Киләсе елда без анда лагерь булдырырга телибез", - диде оешма вәкиле. "Сәләт" сәләтле балаларны һәм яшьләрне эзләү, сайлап алу һәм ел әйләнәсе алар белән даими эшләү; җәмгыятьтә үз урыннарын табуда һәм профессия сайлауда ярдәм итү; заманча фикерли, гомумкешелек кыйммәтләрен һәм милли үзенчәлекләрне бер дәрәҗәдә күрә торган интеллектуаль-рухи элита булдыруда катнашу; хәзерге җәмгыятьтә интеллект һәм рух өстенлеге идеясен тулыканлы яшәешкә кертүне максат итеп куйган оешма.

Сәләтнең барлыгы 21 лагере бар, алар Алексеевский, Буа, Лаеш, Әтнә, Азнакай, Байлар Сабасы, Болгар, Биләр, Биектау, Лаеш районнарында, Яр Чаллыда урнашкан. Сәләтнең ике күрше регионда - Башкортстан ("Кандракүл") һәм Чувашиядә ("Батыр") лагерьлары бар. Быел Биектау районында "Иске Казан" лагеры беренче тапкыр эшли башлады. Анда 70 бала ял итә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100