news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара Җәмигъ мәчетендә Казаннан Зөлфәт хәзрәт Габдуллин лекциясе була

21 апрельдә 10.00 сәгатьтә Самараның Җәмигъ мәчетендә «Гаилә хокукы» темасына багышланган лекция була. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Лекцияне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының укыту эшләре буенча урынбасары, «Тәүфикъ» мәчете имам-хатыйбы Зөлфәт хәзрәт Габдуллин укыячак.

«Лекция тыңларга теләге булган һәр кеше килә ала», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100