news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара Җәмигъ мәчете юбилеен билгеләп үтәчәк

2024 елның 30 ноябрендә Самара Җәмигъ мәчетенең намаз уку залында Аллаһ йорты ачылуның 25 еллыгына багышланган тантаналы чара була. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Тантаналы чарада Самара мөселманнары төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самара өлкәсе губернаторы Администрациясе вәкилләре катнаша. Самара өлкә татар тарихи туган якны өйрәнү җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов «Самарада мәчетләр төзү тарихы. Кыскача курс» дигән темага доклад белән чыгыш ясаячак.

Мактаулы кунаклар арасында Оренбург, Ульяновск, Пенза өлкәләре мөфтиләре, Казахстан Республикасының Көнбатыш Казахстан өлкәсе баш имамы бар. Шулай ук Самара Җәмигъ мәчетен төзү тарихына багышланган фотокүргәзмә эшләячәк.

Адресы: Стара-Загора урамы, 54. Башлана 10.30 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100