news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара Җәмигъ мәчете юбилеен билгеләп үтә

Самара Җәмигъ мәчете юбилеен билгеләп үтә
Фото: "Самара татарлары"

30 ноябрьдә 10:30 сәгатьтә Самара Җәмигъ мәчете намаз уку залында мәчетнең 25 еллыгына багышланган тантаналы чара була. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр итәләр.

Чара мәчетнең төзелү тарихына, әлеге изге йорт барлыкка килүгә өлеш керткән кешеләргә багышланачак.

Тантанада Самара мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин, Самара өлкәсе губернаторы администрациясе вәкилләре катнашачак. Шулай ук Самара өлкә татар төбәк тарихын өйрәнү җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов доклад белән чыгыш ясаячак.

Мәртәбәле кунаклар арасында Оренбург, Ульяновск, Пенза өлкәләре мөфтиләре, Казахстан Республикасы Көнбатыш-Казахстан өлкәсе баш имамы була.

Самара Җәмигъ мәчете төзелү тарихына багышланган фотокүргәзмә оештырылачак дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot