Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Габделәхәт хәзрәт Мингачев вафат
Самара Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Габделәхәт хәзрәт Мингачев 70нче яшендә вафат булган. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Габделәхәт хәзрәт гомерен дини хезмәткә һәм Исламның югары кыйммәтләрен ныгытуга багышлады. Мәрхүмнең гаиләсенең һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез. Күренекле дин эшлеклесе, кадерле кардәшебез һәм якын дустыбыз турындагы якты истәлек һәрвакыт йөрәкләребездә сакланачак, диелә хәбәрдә.
Хушлашу мәрасиме 10 октябрьдә 12:00 сәгатьтә Самара Җәмигъ мәчете территориясендә узачак. Мәрхүм туган авылы — Кызылъяр районы Яңа Урайкино авылы зиратында җирләнәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз