news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Самара алкоголь продукциясенең сыйфаты өчен көрәштә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә

Самара өлкәсенең алкоголь продукциясе базарында тәртип әле урнаштырыла гына башлаган

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә тәҗрибә уртаклашырга Самара Хөкүмәте вәкилләре килде. Делегация составында өлкәнең алкоголь продукциясе әйләнешен көйләүче Демартаменты җитәкчесе Владимир Востиков, Икътисади үсеш, инвестицияләр һәм сәүдә министрлыгының мониторинг һәм контроль илдарәсе җитәкчесе Валерий Филиппов бар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат хезмәте.

Самара кунаклары алкоголь продукциясе сыйфаты өчен көрәштә Татарстанның илдә алдынгы позициядә баруын таный. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Алексей Казаков белән әңгәмә барышында алар республикада күп еллардан бирле тупланган тәҗрибәне өйрәнүнең үзләре өчен файдалы булачагын җиткерде. Самара өлкәсенең алкоголь продукциясе базарында тәртип әле урнаштырыла гына башлаган. Алкоголь продукциясе әйләнешен көйләү департаменты биредә ярты ел элек кенә оешкан. Самара Россия төбәкләре арасында алкоголь продукциясеннән акциязлар җыелу буенча иң соңгы урыннарның берсен били.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100