news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара агросәнәгать күргәзмәсендә татар милли ризыклары рецептлары белән уртаклаштылар

Узган ялларда Самара өлкәсенең Кенәл Тамагы бистәсендә «Идел буе машина-сынау станциясе» ФДБУ мәйданчыгында XXV Идел буе агросәнәгать күргәзмәсе узды. Биредә татар милли ризыкларын да тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Анда Самара өлкәсенең «Төньяк-Көнчыгыш округында яшәүчеләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт казна учреждениесе белгечләре Камышлы районы «Татар ишегалды»н тәкъдим итте.

«Күргәзмәдә экспонатлар һәм татар халык ризыклары белән татар йортының фотозонасы куелган иде. Күргәзмә кунаклары фотосессия ясады һәм милли ризыклардан авыз итте, белгечләр татар халык ризыкларының рецептлары һәм пешерү серләре белән уртаклашты», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100