news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Самар татарлары» журналының чираттагы санында Рабит Батулла белән әңгәмә чыга

«Самар татарлары» журналының быелгы беренче саны бастырырга тапшырылган. 112 битле ике телдәге басмада төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән мәкаләләр сериясе була.

Алдагы саннардагы кебек үк, материалларның бер өлеше татарларны милләт буларак саклау темасына багышланган.

«2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре барыбыз өчен дә күңелсез ачыш булды. Ачыкланганча, татарлар саны сизелерлек кимегән. Ни өчен шулай булды? Бу хакта Эльмира Сәйфуллинаның «Татарлар нишләп кимегән?» дигән мәкаләсендә укый аласыз. Фәрит Шириязданов татар әдәбияты классигы Рабит Батулла белән әзерләгән интервью татар телен саклау темасына багышланган», диелә хәбәрдә.

«Быел шагыйрь һәм рәссам, «Филантроп» халыкара премиясе лауреаты, күп кенә әдәби премияләр лауреаты Гакыйль Сәгыйровка 85 яшь тулыр иде. Эльмира Шәвәлиеваның «Нәрсә ул - тормыш? Нәрсә ул – яшәү?» мәкаләсе мәшһүр якташыбыз истәлегенә багышланган.

Басманың яңа санында журналның даими авторы Рәшит Шакировның очерклары сериясе, шунда ук Дмитрий Грековның тарихи язмалары тәкъдим ителгән, диелгән хәбәрдә.

Искәртик, «Самар татарлары» журналы 10 ел чыга һәм Россия төбәкләрендә бердәнбер төсле ике телле басма булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100