news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Самар татарлары» журналының яңа санында академик Индус Таһиров белән әңгәмә чыккан

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан, Индус Таһиров уй-фикерләре белән уртаклашкан.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). «Самар татарлары» журналының быелгы икенче саны дөнья күрде. Журналның яңа саны тышлыгын танылган татар тарихчысы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһировның портреты бизи. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

«Аны Татарстан суверенитетының идеологларыннан берсе дип атыйлар», диелә бу хәбәрдә. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм иткәндә, Индус Таһиров «Самар татарлары» журналы өчен махсус интервью биргән. Ул үз республикаларын оештыру татарларга биргән файда һәм кулдан ычкындырылган мөмкинлекләр хакында сөйләгән.

Август аенда Россиянең атказанган төзүчесе, «Прогресс-В» компанияләр төркеме президенты, хәйрияче һәм меценат Вазыйх Мөхәммәтшинга 75 яшь тула. Аның белән үткәрелгән әңгәмәдә укучылар совет җитәкчесенең ни рәвешле үз милли тамырларын саклап калган танылган эшкуарга әверелүе хакында беләчәк.

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан журнал авторлары Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән якташларыбызга багышланган язмалар циклын дәвам итә. Алар арасында журналның даими авторы Рәшит Шакиров тарафыннан әзерләнгән Советлар Союзы Геройлары Вильдан Хәбиев һәм Зәкәрия Хөсәенов турындагы «Взрастали здесь герои» дигән мәкалә дә бар.

Коронавирус темасы да читтә калмаган. Инфекциядән ничек сакланырга һәм үзизоляция чорында Самарада яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше ничек үзгәргән — боларның барысы хакында да «Самар татарлары» журналының яңа санында белә алачаксыз, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100