Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Самар татарлары» журналының беренче санында Фәрит Мөхәммәтшин белән интервью чыгачак
Яңа сандагы материалларның күпчелеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). 23 апрельдә «Самар татарлары» журналының быелгы беренче саны дөнья күрер дип көтелә. Басманың журналистлары ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән интервью әзерләгән. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Быел Татарстан Республикасы ике истәлекле датаны: ТАССР оешуның – 100 һәм Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүгә 30 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Интервьюда шулар хакында әңгәмә була.
Яңа сандагы материалларның күпчелеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, дошманга каршы аяусыз көрәше һәм фидакяр хезмәте белән Җиңү таңын якынайткан якташларыбызга багышланган.
Укучылар шулай ук Камышлы авылына эвакуацияләнгән балалар йортының ничек яшәве, тылда героик хезмәтләре белән фронтка ярдәм иткән Ермаково авылы кешеләре турында да беләчәк. Аларны Самараның «Яктылык» мәктәбе укучыларының карт бабайлары һәм әбиләренең сугышчан батырлыклары турындагы «Ил язмышында – халык язмышы» рубрикасында тәкъдим ителгән истәлекләре дә битараф калдырмас.
Апрель аенда шулай ук халкыбыз яраткан«Бердәмлек газетасы үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә. Журналның яңа санында газетаның тарихы һәм аны оештыручылар турында мәкалә тәкъдим ителәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз