Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Самар татарлары» журналы тышлыгына табиб Равил Хәмитов фотосын куйганнар
Быел вафат булган билгеле кешеләр истәлегенә багышлап, журналда «Тормыш — батырлык» һәм «Габделхак Хәсәнҗановның тылсымлы скальпеле» язмалар урнаштырылган.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). 24 декабрьдә «Самар татарлары» журналының быелгы соңгы саны чыкты. 140 битле номерның тышлыгына Исаклы район хастаханәсе баш табибы, актив иҗтимагый эшчәнлеге белән Самара татарларына билгеле булган Равил Хәмитовның фотосы урнаштырылган. Аның белән материалны журналның соңгы санында укып була. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
«Узып баручы кәбисә елы күп югалтулар алып илде. Мөфти, казый, Самара өлкәсендә рухи яңарыш тарихында тирән эз калдырган, мөселман җәмгыятенең билгеле вәкиле Вагыйз Яруллин, Самара өлкә балалар клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Н. Н. Иванова, Самара өлкәсенең билгеле балалар хирургы, Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы Габделхак Хәсәнҗанов вафат булды», диелә хәбәрдә.
«Тормыш — батырлык» һәм «Габделхак Хәсәнҗановның тылсымлы скальпеле» дигән язмалар алар истәлегенә багышланган.
2020 елда Бөек Җиңүгә 75 ел, ТАССРның 100 еллыгы, Камышлы халык театрына 100 ел һәм танылган «Ак каен» коллективына 50 ел тулды. Бу һәм башка вакыйгаларга багышланган материалларны яңа журналда укырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз