news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Самар татарлары" журналы биш еллыгын бәйрәм итә

Чара программасында җирле иҗат коллективлары һәм Казан артистлары – Венера Ганиева, Рөстәм Асаев, "Сорнай" фольклор ансамбле чыгышлары көтелә.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). “Самар татарлары” журналының беренче саны 2013 ел башында җирле банкның финанс ярдәме белән чыга. Шул вакыттан башлап, рус һәм татар телендәге язмалар белән басманың 17 күп битле номеры дөнья күрә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

7 февральдә журнал 5 еллыгын үткәрү гә әзерләнү һәм уздыру буенча оештыру комитетының утырышы узган иде. Анда юбилей бәйрәм чарасын 10 март көнне  Самараның “Заря" мәдәният йортында уздыру турында карар кабул ителде. Башлана 15 00 сәг.

Чара программасында җирле иҗат коллективлары һәм Казан артистлары – Венера Ганиева, Рөстәм Асаев, "Сорнай" фольклор ансамбле чыгышлары көтелә. Кунакларны фойеда “Сорнай” ансамбле каршы алачак, шулай ук күргәзмә оештыру һәм “Түбәтәй” челтәре сатуларын оештыру ниятләнә, диелә "Самар татарлары" сайтында. 

news_right_1
news_right_2
news_bot