news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Самар татарлары» сайты һәм журналы юбилеен бәйрәм итә

«Самар татарлары» сайты һәм журналы юбилеен бәйрәм итә
Фото: "Бердәмлек" газетасы, Әнәс Мингалиев фотосы, https://vk.com/club22598970

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Эльмира Шәвәлиеваның «Алар хәзер бергә — гомергә!» дигән язмасы чыкты.

«Самар татарлары» сайты һәм шул ук исемдәге журнал юбилейларына багышланган бик күңелле бәйрәм үтте.

Самараның «Заря» мәдәният йорты янына килеп җиткәндә үк залның тулы булачагы күренеп тора иде, чөнки 9 Май проездында бу көнне түбәтәйле ирләр артыннан ашыгучы озын итәкле, матур яулыклы, кулларына чәчәкләр яисә баурсаклар тоткан хатыннар күп иде.

Фойега кереп барганда ук «Идел» татар эстрада җыры ансамбленең дәртле ритмнарына кушылып китеп биюче һәм кул чабып торучы тамашачылар арасына кереп эрисең. Кая карама — үз кешеләрең. Бу рәссам апа турында мин язган идем, хәзер ничек яши икән? Ә менә бу «Ак калфак» оешмасы әгъзасы белән кайчандыр мунча себеркеләре бәйләгән идек. «Сәлам!» дип башын игән егет Сабан туенда «Бердәмлек» редакциясе чатырын куярга һәм җыярга булышкан иде, Аллаһының рәхмәте яусын үзенә. Бәйрәмдә гел шулай бит инде — бер күрешү, бер караш һәм әллә никадәр хатирәләр кузгала күңелдә…

Биеп туйса да, сөйләшеп туялмаган халык, залга кереп утырганда сәхнәдә «Медиахолдинг — «Самар татарлары» сайты, «Самар татарлары» журналы, «Бердәмлек» өлкә татар газетасы, «Без – бергә» кушымтасы дип язылган афишаны күргәч, аптырабрак тордылар. Әйе-әйе, алар хәзер бергә, рәсми рәвештә медиахолдинг булмасалар да, киңәшеп, ярдәмләшеп эшлиләр.

Язмаларның ашыгыч рәвештә чыгарга тиешлесе яисә кыскача хәбәрләр – сайтта, тәфсиллерәк язмалар – газетада, ә инде киңәйтелгән, анализлы язмалар журналда басылып чыга.

«Бердәмлек» белән бергә аена бер килеп торган «Без – бергә» кушымтасын да халык яратып укый. Ә бит Россия регионнарында эшләп килүче татар газеталары аша Татарстан хәбәрләрен дөньяга тарату идеясен беренче мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин тәкъдим иткән иде. Рәфгать абыебыз биш ел инде дөньяда юк, ә эше дәвам итә…

Медиахолдингка берләшү идеясе үзеннән-үзе туды, дияргә була. Ник дисәгез, «Бердәмлек» газетасын 1990 елда «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте ачкан. Аның бүгенге президенты Ильяс Шәкүров 11 ел элек өлкәдә бердәнбер ике телдә басылып чыгучы «Самар татарлары» журналын, тагын бер елдан шул ук исемдә сайт эшләтеп җибәрде һәм әлегәчә аларны үз акчасына нәшер итеп килә. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: сайтны укучылар саны елдан-ел арта бара һәм ул инде күпсанлы журналистик конкурслар призеры булып танылган.

«Шәһри Казан» газетасы һәм «Без – бергә» кушымтасы редакторы Радик Сабиров үзенең котлау сүзен болай башлады: «Татарстанда милли газеталарга акча бирүче «Татмедиа» агентлыгы булса, Самарада ул – Шәкүров», — дип бик дөрес шаяртты.

Ә «Бердәмлек» редакциясенә акчаны өлкә хөкүмәте бирә, бирүен, тик бу гына җитми, әбүнәчеләребез түләгән акчаның да яртысын почта себереп алып бетерә бара, калганы типография хезмәте өчен китә. Губернатор котлауларын алып килгән милләтләр һәм конфессияләр сәясәте идарәсе баш консультанты Роман Кирсанов бераз акча вәгъдә итмәс микән дип көткән идек, ләкин булмады. Ә бит губернатор мәчеттәге очрашу вакытында ышандырган иде…

Кызганыч, «Бердәмлек»нең 30 еллык юбилеен 2020 елда үткәрә алмыйча калган идек, чөнки ковидның котырынган чагына туры килде ул. Шуңа да биредә йөрәк өянәгеннән вафат булган Рәфгать Әһлиуллинны, ковид чирен кичерә алмыйча вафат булган хәбәрчебез Алия Арсланованы зал басып искә алды, ә «Бердәмлек»тә генә түгел, журналда да эшләүче хәбәрчеләребез Эльмира Шәвәлиева, Эльмира Сәйфуллина, Нурсинә Хәкимованы зурлау бик тә урынлы булды.

Үзәк Диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдинның Рәхмәт хатын утыз бер ел гомерен татар массакүләм чараларына багышлаган Эльмира Шәвәлиевага, «Бердәмлек»нең беренче санын чыгаручылар арасында булган, 1994 елдан «Азан» газетасы редакторы, журналист һәм тарихчы Шамил Галимовка мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин ирештерде.

«Самара өлкәсендә рухи мәдәниятебезне, милләтара һәм конфессияара дуслыкны саклау өчен» дип язылган анда. Бик югары бәя бирелгән безнең тыйнак эшебезгә, ә шулай да, уйлап карасаң, утыз елдан артык «Бердәмлек» кушымтасы булып чыгып килүче «Кыйбла» меңнәрчә кешеләрне дингә өндәгән, дога өйрәткән, яман эшләрдән аерган бит ул. «Кыйбла»ны гамәлгә куючыларның, редакция хезмәткәрләренең, матди ярдәм күрсәтүчеләрнең хезмәте Аллаһы Тәгалә тарафыннан да тиешенчә бәяләнер, дип өметләнәбез.

Бәйрәм күңелле үтте, дип юкка гына язылмады, әлбәттә. Чараның төп геройлары — «Самар татарлары» сайты һәм «Самар татарлары» журналы дип аталган матбугат чараларын гамәлгә куючы Ильяс Шәкүров, журналның һәм хәзер инде «Бердәмлек»нең дә баш мөхәррире Данияр Сәйфиев, сайт редакторы Римма Нуретдинова өстенә котлау сүзләре шифалы яңгыр булып коелды.

Котлаулар тынып торган арада Татарстан артистлары Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Әбитов, җирле йолдызларыбыз – «Идел» татар эстрадасы ансамбле, «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле, «Яктылык» мәктәбенең «Йолдыз» бию ансамбле һәм Вәсимә Фәрдиева җитәкчелегендә яңа гына туып килүче «Заман» халык фольклор ансамбле чыгыш ясадылар. Соңгысы аеруча озак алкышларга күмелде. Ни дисәң дә, «Яктылык» татар мәктәбенең Самара татарлары тормышына ясаган йогынтысы гаять зур. Кара син, «Идел» ансамбле йолдызы Салават Хәлимуллинны, ансамбльгә күптән түгел генә килеп кушылган Әлсинә Дәүләтбаеваны, «Яктылык» балалары белән берничә ел эшләп киткән Вәсимә Фәрдиева һәм аның яңа коллективындагы балаларны «Яктылык» мәктәбе тәрбияләгән бит. Ә «Яктылык»ны, «Бердәмлек»не дөньяга кем китергән дисәң, шул ук «Туган тел» җәмгыяте исеме өскә калка. Әлеге оешманың тугры аксакалы, күңелендә рәссамлык рухы яшәгән Азат ага Надыйров юбилярларның һәркайсына бүләк итеп үзе ясаган картиналарын тапшырды. Идел буеның көзге табигатен сурәтләгәндә, рәссам, караңгы көз узар, ямьле язлар килер, дип фаразлагандыр, буыннар алмашы мәңгелек булачагына ишарә итеп иҗат иткән… Амин, шулай булсын! Кайчандыр Азат абыйның фикердәшләре тудырган милли газета-журналлар, бәйрәмнәр, мәктәпләр мәңге яшәсен!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100