news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Шамаил-арт» ислам сәнгате фестиваленә ачылу көнендә кичке алтыга кадәр керү бушлай була

28 июльдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясындә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Шамаил-арт» икенче ислам сәнгате фестивале ачыла.

32 рәссам һәм осталарның эшләрен үз эченә алган экспозицияләр галереянең өч катында да урнашачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте..

Фестиваль эчендәге беренче проект – «Традицияләр һәм инновацияләр» – фестивальдә катнашучы рәссамнарның заманча гарәп-график сәнгатен, каллиграфиясен, шәмаилләрен берләштерәчәк.

Гомуми экспозициядә XX гасыр башындагы басма шамаилләр коллекциясенә һәм узган гасыр халык осталарының пыялада ясалган шамаилләре музей җыелмасына зур урын бирелә.

Ислам сәнгате фестивален ачу тантанасы 17:00 сәгатьтә була. Бу көнне 18:00 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләр өчен керү ирекле булачак. Фестиваль экспозицияләрен 25 сентябрьгә кадәр карарга мөмкин.

  • Беренче ислам сәнгате фестивале 2021 елда ТР Дәүләтсынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясендә узды.
news_right_1
news_right_2
news_bot