Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Шәһәр көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды
20 сентябрьдә Түбән Кама 59 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бәйрәм ике мәйданчыкта - «Гаилә» паркында һәм «Манзара» сәүдә үзәге янында уза. Бәйрәм көне «Милләт кроссы» кысаларында Шинчылар проспекты буйлап массакүләм йөгерүдән башланачак. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
12.00-16.00 сәгатьләрдә «Гаилә» паркында интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар, күчмә һәм өстәл уеннары, яшь осталар ярминкәсе, балалар коллективларының концерт программасы, ярышлар, ачык тренировкалар, атларда һәм понида йөрү, ГТО нормативларын тапшыру һәм башка кызыклы активлыклар оештырыла.
14.00 сәгатьтән «Манзара» да бәйрәм башлана: гастрономия фестивале, авыл җирлекләре тарихы күргәзмәсе, махсус хәрби операция зонасыннан китерелгән экспонатлар күргәзмәсе, яшь парларны хөрмәтләү, авто- һәм мотокүргәзмә, «Автотавыш» фестивале, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан, ашыгыч ярдәмнән, янгын сүндерүчеләрдән һөнәри юнәлеш бирү.
15.00-18.00 сәгатьләрдә артистлар катнашында бәйрәм концерты була. Шулай ук аерым уңышларга ирешкән укучыларга Россия паспортлары тапшыру, яшь парларны хөрмәтләү тантанасы да үткәреләчәк.
Шулай ук Марат Галимов һәм Линара Батталова (18:00-19:00), «КВАТРО» төркеме (19:00-20:00), 3-ий Январь башкаручысы, җырчы Адлер Коцба (20:00-21:00) чыгыш ясаячак.
Бәйрәм 21.30 сәгатьтә салют белән тәмамлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз