Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Салют аттыру кагыйдәләрен бозган татарстанлылар 276 мең сум штраф түләячәк
Барлык кагыйдә бозулар да Дәүләт янгын куркынычсызлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең уртак рейды барышында ачыкланган
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Юлия Ревина). Татарстанда узган декабрь уртасыннан башлап, пиротехник эшләнмәләрдән файдаланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, 139 кеше 276 мең сум күләмендә штрафка тартылган. Бүген бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта ТРның баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, Татарстанда пиротехник эшләнмәләрдән файдалану кагыйдәләре республика территориясендә 15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр гамәлдә булган янгынга каршы режим турындагы ТР Министрлар Кабинеты кабул иткән карар кысаларында билгеләнгән. Әлеге режим вакытында полиция һәм дәүләт янгын куркынычсызлыгы күзәтчелеге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән 1123 рейд үткәрелгән, алар нәтиҗәсендә пиротехник эшләнмәләрдән файдалану буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 115 очрагы ачыкланган. 139 кеше административ җаваплылыкка тартылган, аларга карата 276 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Сергеев билгеләп узганча, җаваплылыкка тартылган кагыйдә бозучыларның күпчелеге 31 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр ачыкланган. Әйтик, уртак рейдлар вакытында пиротехник эшләнмәләрдән файдалану буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 90 очрагы ачыкланган, республиканың 84 кешесенә 169 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
Сүз уңаенда, гамәлдәге карар кысаларында, республиканың һәр районында, Тукай муниципаль районыннан кала, фейерверклар җибәрү өчен махсус мәйданчыклар оештырылган. 44 муниципаль район җитәкчеләре моның өчен 236 махсус мәйданчык бүлеп биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз