Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Салымнары түләнмәгән тукайлылар җәйге ялларын чит илдә үткәрә алмаска мөмкин - ММЧ
Бурыч суммасы район буенча 38 млн сумнан артык исәпләнә
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 2015 елда Тукай районы буенча суд приставлары 4 млн 748 сум күләмендә салым һәм җыемнарны бурычлылардан мәҗбүри рәвештә түләттергән. Бүген мондый төр бурыч суммасы район буенча 38 млн сумнан артык исәпләнә.
Биредә 6 очракта бурыч хисабына 3 млн сумлык милеккә арест салынган. Банклар һәм кредит оешмаларындагы акчалардан 4 млн сумны түләттерү турында 500 гә якын карар чыгарылган. Бурычы булган 300 кешегә карата транспорт чарасын теркәүне тыйган карар чыгарылган. Салым түләмәгән 220 кешенең бурычларын керемнәре, ягъни хезмәт хакы яки пенсиясеннән алып калачаклар.
Бурычлы кешеләргә карата, моннан тыш, чит илгә чыгуны чикләү кулланылырга мөмкин, дип кисәтә җирле “Якты юл” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз