news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салымнарны яшерүдә гаепләнгән блогер Александра Митрошина бурычларын түләп бетерүен әйтте

Салымнарны яшерүдә гаепләнгән блогер Александра Митрошина бурычларын түләп бетерүен әйтте
Александра Митрошинаның соц челтәрдәге битеннән алынды

Танылган блогер Александра Митрошинага салымнарны тиешенчә түләмәгән өчен Россия Тикшерү Комитеты тарафыннан 21 март көнне җинаять эше кузгатылган иде. 3 май көнне Митрошина Ютубтагы үз каналы аша һәм журналистлар өчен Zoom платформасы аша конференция үткәрде, анда салым буенча төп бурычны түләп бетерүен белдерде.

«Мин һәрвакыт салымнарны түләп бардым. Әмма кайдадыр ялгышлык киткән, түләнеп бетми калган очраклар булган. Ялгышымны тулысынча таныйм», диде Александра Митрошина.

Ул 2023 елның 24 март һәм 30 март көннәрендә салымның төп өлешен — 120 млн сумны, кичә 2 май көнне исә штраф булып килгән 9 млн сумны да түләп, төп бурычтан арынуын белдерде, түләү турындагы квитанцияләрнең скриншотларын күрсәтте.

«Юридик нигезгә без блогерлар тиешле игътибар биреп җиткермибез. Көчле хисапчылар һәм юристлар белән эш итәргә кирәк икән», — диде ул  туры эфир вакытында.

Александра Митрошина 2022 елның февраленнән Дубайда яши, үз эшчәнлеген Россиядә һәм Дубайда алып бара. «Дубайда алып барган эшем өчен Дубайга, Россиядәге эшчәнлегем өчен Россия казнасына салым түлим», — дип аңлатты ул аралашу вакытында.

Ютуб каналы аша пресс-конференцияне 6 меңнән артык кеше карады, блогерга сораулар бирделәр.

Александра Митрошинага карата кузгатылган җинаять эше әлегә ябылмаган.

  • Апрель азагында матбугат чаралары («Газета.ру», НТВ) тикшерү органнарының күп укучылары булган («миллионниклар») блогерларны салым түләмәүгә бәйле тикшерү башлаячагын хәбәр итте. Шул ук «Газета.ру» хәбәр итүенчә, салым түләмәүдә шикләнелгән блогерлар исемлегендә – 30дан артык блогер бар. 

  • Александра Митрошина (1994 елда туган) – язучы, журналист, блог алып бару, табыш алу юнәлешендәге блогер буларак таныла, гаиләдә хатын-кызның җәберләнү темасына гаугалы флешмоб авторы. 2023 елның 21 мартында Тикшерү комитеты аңарга карата, соңгы ике елда 120 миллион сум салым түләмәүдә гаепләп, 198 маддәнең 2 бүлеге (аеруча зур күләмдә салымнар түләмәү) буенча җинаять эше кузгата. Тикшерү фаразынча, Митрошина салымнар түләүнең гадиләштерелгән схемасын (упрощенка) түләгән, әмма табышы бу схема рөхсәт иткән лимиттан (елына 150 миллион сум) арткан, шул сәбәпле, ул гомуми салым түләү схемасына күчәргә тиеш булган. Митрошина үзенең гаебен өлешчә таный.
  • 28 апрельдә тагын бер блогер – Елена Блиновская, шулай ук аеруча зур күләмдә салымнырны яшереп калуда (918 млн сум) гаепләнеп, өй арестына алынды. Блогерның яклаучысы гаепләнүченең зур сумманы түләве хакында белдерде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100