Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Салым турында белдерү кәгазен Дәүләт хезмәтләре порталында алып булачак
РФ Хөкүмәте 2024 елның 1 гыйнварыннан гражданнарга Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша салымнар түләү турында белдерү кәгазьләрен һәм таләпләрне электрон рәвештә алу мөмкинлеге бирә торган закон проектын хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Финанс министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
«Гражданнар, теләгән очракта, салым органнарыннан Дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша салымнар түләү турында белдерү кәгазьләре һәм таләпләрне, почтага бармыйча гына, электрон рәвештә ала алачак», - диелә хәбәрдә.
Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта салым турында белдерү кәгазьләре салым хезмәте тарафыннан почта аша заказлы хат белән яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша электрон формада җибәрелә. «2024 елның 1 гыйнварыннан мондый документлар гражданнарның Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларына да киләчәк», - диелә министрлык сайтындагы материалларда.
Анда билгеләп үтелгәнчә, салым түләүче турында мәгълүматларны үз эченә алган һәм сер булып саналган документлар гражданинның ризалыгы белән тапшырылачак. Әгәр гражданин алга таба мондый белдерү кәгазьләрен Дәүләт хезмәтләре порталы аша алудан баш тарта икән, салым органына шул хакта хәбәр итә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз