news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салым ташламалары, торак һәм медицина ярдәме: Татарстан Ватан Геройларына ничек булыша

Ләйлә Фазлыева Татарстанда хезмәт батырлыгы шәһәре исеменә дәгъва кылучыларны атады

Салым ташламалары, торак һәм медицина ярдәме: Татарстан Ватан Геройларына ничек булыша
Фото: prav.tatarstan.ru

ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанда Ватан Геройларына ярдәм күрсәтү чаралары, махсус хәрби операция ветераннарын адаптацияләүдә булышу һәм яшьләрне күренекле шәхесләр үрнәгендә тәрбияләү турында сөйләделәр.

«Яңа буыннар һәрвакыт геройлар үрнәгендә тәрбияләнде»

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Бу көнне ил үсешенә төрле өлкәләрдә зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтлиләр. Бу кешеләр үсеп килүче буын өчен мөһим үрнәк булып тора, диде ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

«Кайсы гына буынны алсаң да, алар Россия һәм Советлар Союзы Геройлары үрнәгендә тәрбияләнде. Һәм бүген дә алар яшьләр өчен үрнәк булып кала. Без патриотик эшнең күп кенә нечкәлекләре РФ Президенты указлары белән бәйле булуын аңлыйбыз. Илебездә яшәүче халыкларның күптөрлелеген чагылдырган әхлакый һәм рухи кыйммәтләр турындагы 809нчы указ моңа нигез булып тора», - дип билгеләп үтте ул.

439 Ватан Герое, 353 Советлар Союзы Герое, 51 Дан орденының тулы кавалеры һәм сигез Социалистик Хезмәт Герое исеме Татарстан Республикасы белән бәйле. Моннан тыш, төбәктә ике Россия Федерациясе Хезмәт Герое – ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм КамАЗ генераль директоры Сергей Когогин яши.

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Бу көнне ил үсешенә төрле өлкәләрдә зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтлиләр

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кукмара, Чистай, Бөгелмә һәм Алабуга хезмәт батырлыгы шәһәре статусына дәгъва кыла

Геройлар турында сөйләгәндә, тулы бер шәһәрләрнең Ватанны үстерүгә һәм саклауга керткән өлешен билгеләп үтмичә булмый. Бүген Татарстанда берничә муниципалитетка хезмәт батырлыгы шәһәре исемен бирү өчен документлар әзерләнә, дип искәртте Фазлыева.

«Кукмара, Чистай, Алабуга һәм Бөгелмә шәһәрләре буенча эш алып барыла. Конкурс комиссиясенә тапшырыла торган документлар күләме бик зур. Бу шәһәрләрнең казанышларын, хәрби һәм тыл тәҗрибәсен исәпкә алып, аларга әлеге исем бирелүен телибез», - дип билгеләп үтте ул.

Беренче чиратта, сүз Кукмара һәм Чистай турында бара. Сугыш елларында Кукмарага Советлар Союзыннан шактый кеше эвакуацияләнә, ә шәһәр үзе фронтны кием-салым белән тәэмин итә. Чистай шулай ук интеллигенция вәкилләре өчен эвакуация урыны булды, дип өстәде вице-премьер.

Искәртеп үтәбез, бүгенге көндә Татарстанда Казан һәм Яшел Үзән хезмәт батырлыгы шәһәре статусына ия.

Эльмира Зарипова: «Ташламаларның киң исемлеге билгеләнгән, алар натураль рәвештә дә тәкъдим ителә, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү белән дә алыштырыла ала»

Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстанда Ватан Геройлары өчен нинди ярдәм чаралары каралган

Татарстанда Ватан Геройлары өчен социаль хезмәт күрсәтүне дә, акчалата түләүләрне дә үз эченә алган ярдәм чаралары комплексы булдырылган, дип хәбәр итте ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

«Россия Федерациясендә Ватан Геройларының дәүләт һәм халык алдындагы зур казанышлары закон дәрәҗәсендә таныла, алар аерым статуска ия һәм ташламаларның киң исемлеге билгеләнгән, алар натураль рәвештә дә тәкъдим ителә, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү белән дә алыштырыла ала», – дип аңлатты ул.

Ярдәм чаралары арасында салым түләүләреннән азат итү, элемтә хезмәтләренең барлык төрләреннән чиратсыз файдалану, барлык транспорт төрләренә билетны чиратсыз сатып алу, торак шартларын беренче чиратта яхшырту һәм төзелеш материаллары алуны атап үтәргә мөмкин. Үлгән (һәлак булган) Геройның гаиләләренә җирләү һәм кабер ташы куйганда тоткан чыгымнары кайтарыла, шулай ук 20 мең сум күләмендә өстәмә пособие бирелә.

Ташламалар арасында коммуналь хезмәтләр, өй телефоны һәм ведомстводан тыш сак хезмәтләре өчен түләүдән азат итү каралган. Моннан тыш, Геройлар һәм һәлак булганнарның гаилә әгъзалары җәмәгать транспортында бушлай йөрү, дарулар белән тәэмин итү, шифаханә-курорт юлламалары һәм түләүсез теш протезлары ясату хокукына ия.

Гүзәл Удачина: «Безнең төп бурыч – ветераннарга тиешле статус, аларга каралган барлык ярдәм чараларын алуда ярдәм итү»

Фото: prav.tatarstan.ru

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга тыныч тормышка җайлашуда ничек ярдәм итәләр

Алгы сызыкта ил мәнфәгатьләрен яклаучы махсус хәрби операциядә катнашучылар чорыбызның төп геройларына әверелде. Өйләренә кайткач, аларга тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итәргә кирәк. Моның өчен республикада социализация һәм эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы булдырылды, дип сөйләде «Ватанны саклаучылар» Дәүләт фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.

«Безнең төп бурыч – ветераннарга тиешле статус, аларга каралган барлык ярдәм чараларын алуда ярдәм итү. Төп өстенлекләрнең берсе – медицина ярдәме күрсәтү», – дип белдерде ул.

Махсус хәрби операциянең барлык ветераннары өчен, ел саен диспансеризация узуны да кертеп, медицина ярдәменең барлык төрләре дә бушлай күрсәтелә Моннан тыш, октябрьдән Татарстанда бушлай протез ясау программасы эшли.

«Психологик тернәкләндерү дә мөһим. Шуңа күрә без ветераннарга да, аларның гаилә әгъзаларына да тиешле ярдәм күрсәтү юнәлешендә эшлибез. Хәрбиләрне медиапроектларга җәлеп итү дә шушы максатка юнәлдерелгән», - дип дәвам итте сүзен Удачина.

«Татар-информ» агентлыгы белән берлектә әзерләнгән «Тыныч тормышка кайту» рубрикасы шундый проектларның берсе булды, анда махсус хәрби операция ветераннары өйләренә кайткач тыныч тормышка ничек җайлашулары турында сөйли.

Реабилитациянең иң мөһим юнәлешләреннән берсе - эшкә урнаштыру. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция ветераннарының 77 проценты төрле өлкәләрдә эшли инде. Алар өчен яңа һөнәр үзләштерергә ярдәм итә торган программалар әзерләнгән, дип өстәде Гүзәл Удачина.

«Бу уңайдан «Абилимпикс» мөһим проект булды. Быел конкурста иң зур команда нәкъ менә Татарстан Республикасыннан килгән иде. Бу – чарада бер тапкыр катнашу гына түгел. Аның өчен өч ай укытуны үз эченә алган зур әзерлек үткәрелгән. Проектның финалына Татарстаннан 16 ветеран чыкты, аларның барысы да диярлек медальләр белән кайтты», - дип сөйләде ул.

Тернәкләндерүнең тагын бер мөһим юнәлеше – спорт. Махсус хәрби операция ветераннары өчен төрле спорт төрләре буенча күпсанлы турнирлар үткәрелә, алар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы да бар.

«Безнең фондның тагын бер бурычы - тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү. Аларның берсе - кул белән идарә ителә торган автомобильләр. Ике аягы да киселгән һәм коляскада хәрәкәт итүче ветераннар шундый автомобильләр белән тәэмин ителә», - дип сүзен төгәлләде Удачина.

Азат Кадыйров искәрткәнчә, яшьләрне социаль әһәмияткә ия проектларга җәлеп итү өстенлекле юнәлеш булып кала

Фото: prav.tatarstan.ru

Яшьләр Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүдә ничек катнаша

Ватан Геройлары яшьләр өчен мөһим үрнәк булып тора, шуңа күрә аларны бәйрәм чараларына җәлеп итүнең әһәмияте зур, дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

«Яшьләр учреждениеләре дә Ватан Геройлары көненә багышланган чаралар үткәрә. Бу – геройлар аллеяларына, районнардагы һәйкәлләргә һәм бюстларга чәчәкләр салу, митинглар, шулай ук волонтерлык берләшмәсе вакыйгаларының зур комплексы», – дип аңлатты ул.

Яшьләрне социаль әһәмияткә ия проектларга җәлеп итү, шул исәптән шефлыкка алынган төбәкләргә гуманитар ярдәм күрсәтү өстенлекле юнәлеш булып кала, дип искәртте Кадыйров.

Быел Ватанны саклаучылар елына бәйле чараларга зур игътибар бирелде.

«Балалар лагерьларында бердәм гамәлләр көне белән бәйле чаралар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар узды. Без остазлык институтына аерым әһәмият бирәчәкбез. «Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучылар белән актив эшлибез», - дип аңлатты ул.

9 декабрьдә билгеләп үтелгән Ватан Геройлары көне кысаларында төрле чаралар үткәрелә, аларда республиканың яшьләр оешмалары да катнаша, дип сүзен төгәлләде Кадыйров.

«Татар-информ», Арсений Кәримов

news_right_1
news_right_2
news_bot