news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салым түләү срогы ахырына якынлаша

Казан халкы барлыгы 750 мең сум салым түләгән

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Транспорт, милек һәм җирдән кулланган өчен салымнар түләү срогы тәмамланып килә. Бәйрәм һәм ял көннәрен дә исәпкә алып, транспорт һәм милек салымын түләү 5 ноябрьгә , ә җирдән кулланган өчен салымны түләү 17 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә РФ федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Чулпан Госсамова хәбәр итте.

Бүгенге көнгә Казанда яшәүчеләр 750 миллион сум күләмендә салым түләгән. Шуларның 500 миллионы — транспорт, калганы исә милек һәм җир өчен түләнгән салым.

“Кызганыч, бу көтелгәннең яртысыннан да азрак. Якын көннәрдә казанлыларга салымнарын түләп бетерергә кирәк. Салымны почта хезмәте, банклар, Электрон Хөкүмәт терминаллары һәм http://www.nalog.ru сайты аша да түләргә мөмкин. Моның өчен сайтта шәхси кабинетыгызны гына булдырырга кирәк. Әлеге шәхси кабинет аша шәхси милек хакында барлык мәгълүматны алырга, квитанцияне чыгарырга, салым түләргә була”, - диде Чулпан Госсамова.

Салым түләргә кирәклеге хакындагы хатны ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә югалткан очракта, аны теркәлү урынының салым хезмәтеннән алырга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100