Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Салым түләмәгән юридик затлардан пени икеләтә алыначак
2016 ел өчен милек салымы 1 декабрьгә кадәр түләнеп бетәргә тиеш.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Быелдан юридик затлар өчен салым түләмәү шактый чыгымлыга әйләнде, дип хәбәр итте Россия салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә. 2017 елдан салым түләүләрен башкармаган предприятие, эшмәкәрләр өчен пени күләме икеләтә арттырылган.
“Россия җинаять кодексы нигезендә, салым җыюдан качып йөрү һәм салым алынырга тиешле акчаларны һәм милекне яшергән өчен җинаять җаваплылыгы да яный. 2017 елның августыннан иминият кертемнәрен түләүдән качкан өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган”, - дип кисәтте Андрей Никиташин.

Аның сүзләренчә, быел шушы маддәләр нигезендә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатуга 923 млн сумлык 47 материал юнәлтелгән. Тикшерү һәм суд чаралары барышында бюджетка 110 млн сум бурыч кайтарылган.
Искәртеп узабыз, 2016 ел өчен милек салымын түләү 1 декабрьгә кадәр башкарылырга тиеш. Пенилар бурычның 31 нче көненнән алына башлый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз