news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салым түләүдән качкан эшмәкәргә өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный

«П.В. Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖ җитәкчесенә карата «Оешма яки шәхси эшмәкәрнең салым, җыем, иминият взнослары түләнергә тиешле акчаларын яки мөлкәтен яшерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Салым оешмаларыннан 2,8 млн салым түләүдән качып калган өчен, ТР эшмәкәренә өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, республиканың Чүпрәле районындагы бер компания башлыгы, салымнар буенча бурычлары булган килеш, 2,8 млн сумга якын акча яшергән.

« П.В. Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖ җитәкчесенә карата «Оешма яки шәхси эшмәкәрнең салым, җыем, иминият взнослары түләнергә тиешле акчаларын яки мөлкәтен яшерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган», — дип сөйләде агентлыкка РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Әгәр авыл хуҗалыгы предприятиесе башлыгының гаебе исбатланса, аңа 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100