Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Салым салуның патент системасына үзгәрешләр керә
Киләсе ел башыннан патент системасын кулланган эшмәкәрләр өчен эшчәнлек төрләре арта.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 2021 елның 1 гыйнварыннан салым салуның патент системасына үзгәрешләр керә. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Татарстан Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев хәбәр итте.
«23 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы „Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасы“ турындагы республика законына төзәтмәләр кертте. Бер ай элек, 23 ноябрьдә, Россия Президенты Владимир Путин салым салуның патент системасына үзгәрешләр кертү турындагы федераль законны имзалаган иде», — диде ул.
Фәрит Габделганиев сүзләренчә, патент системасын кулланган эшмәкәрләр өчен эшчәнлек төрләре арта. Моннан тыш, моңа кадәр законда булган нормаларга да үзгәрешләр керә.
«Ваклап сату, җәмәгать туклануы юнәлешләре өчен сату мәйданы 50 кв. метрдан 150 кв. метрга кадәр киңәйтелә. Шулай ук наймга арендага алган бүлмәләрне дә тапшырырга мөмкин булачак һ. б.», — дип сөйләде Татарстан Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз