news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салым органнары тикшерүләре яз ахырына кадәр туктатыла

31 майга кадәр салым органнары, декларация яки иминият взнослары буенча түләүләр вакытында тапшырылмаса, банклардагы исәп-хисап счетларын япмаячак.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел 31 майга кадәр урыннарда салым органнары тикшерүләре туктатылып тора. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләде.

Аның сүзләренчә, кабаттан тикшерүләр дә, элегрәк билгеләнгән тикшерүләр дә үткәрелми.

«31 майга кадәр салым органнары, декларация яки иминият взнослары буенча түләүләр вакытында тапшырылмаса, банклардагы исәп-хисап счетларын япмаячак», — диде Никиташин.

Медицина оешмалары өчен дә яңалык бар. Июнь башына кадәр, салым түләүченең счетлары буенча операцияләрне туктату турында карар булса да, банк яки шәхси счетларны ачуны тыю гамәлдән чыгарылган. Шулай ук, блокировкага дучар булган счетлардагы акчаны медицина эшләнмәләре һәм дарулар сатып алу өчен сарыф итүгә рөхсәт бирелә.

Салым түләүчеләрнең документлары соралса, аларны тапшырырга тиешле вакыт озайтыла. Мондый кагыйдә июньгә кадәр гамәлдә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot