news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салым инспекциясенә электрон сервислар аша мөрәҗәгать итәргә чакыралар

3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен «Физик затлар өчен шәхси кабинет» аша ясарга мөмкин.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кисәтү һәм таратуны булдырмау максатыннан Россия Федераль салым хезмәте салым түләүчеләргә салым инспекцияләренә килеп йөрүне чикләргә киңәш итте. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Салым органнарыннан дәүләт хезмәтләрен һәм салым буенча бурычларны телекоммуникация каналлары ярдәмендә электрон рәвештә алып була. Моның өчен www.nalog.ru рәсми сайтына керергә кирәк. Шулай ук «Физик затлар өчен шәхси кабинет», «Индивидуаль эшкуарның шәхси кабинеты», «Салымнар һәм пошлиналар түләү», «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итү», «Еш бирелә торган сораулар», «Шикаять турында белергә» салым калькуляторлары һ.б. электрон сервислар аша эшләргә киңәш ителә.

3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен «Физик затлар өчен шәхси кабинетта» формалаштырып алырга була. Аннары аны раслаучы документларны сканер аша уздырып, тиешле документларны салым түләүче теркәлгән адрес буенча салым инспекциясенә җибәрергә мөмкин.

Россия Федераль салым хезмәтенең бердәм элемтә үзәге телефоны (8-800-222-2-222) буенча кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100