news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салым инспекторлары милек салымын алдан түләп кую мөмкинлеге булуын әйтте

Бердәм салым түләве хезмәте милек, җир һәм транспорт салымнарын түләргә ярдәм итә.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Гражданнар үз милкендәге күчемсез милек, җир һәм транспорт өчен салымнарны хәзер алдан түләп куя ала, дип хәбәр итә Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.  

Гадәттә милек өчен салымнарны белдерү кәгазе килгәч түләү мәҗбүри булып тора. Әмма кирәк икән (мәсәлән, теркәлү урынына озак вакыт кайта алмасаң), салымнарны алдан ук түләп куярга ярый. Моның өчен бердәм салым түләве хезмәтеннән файдаланырга мөмкин.

Бердәм салым түләве — электрон кошелек кебек, анда физик затларның милкенә, җир, транспорт салымнарын түләү өчен акчаны вакытыннан алда (салым белдерүе килгәнче) күчереп куеп була. Шунысын истән чыгармаска кирәк: гражданның бурычлары калган булса, бу акчалар беренче чиратта шуларны каплауга китәчәк.

Бердәм салым түләвен «Физик затларның салымнарын, иминият взносларын түләү» хезмәте яки «Аванс кошелегын тулыландыру» опциясен файдаланып, салым түләүченең шәхси кабинеты аша күчерергә була. Акчаны күчергәндә исем-фамилияне, ИНН номерын һәм түләү суммасын гына язарга кирәк.

Әлеге хезмәт турында һәр салым органында яки салым хезмәтенең бердәм мәгълүмат үзәгенә шалтыратып белергә мөмкин (тел: 8-800-222-2-222).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100