news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салым инспекциясе җитәкчесе милеккә салым түләүгә белдерү кәгазе килмәү сәбәпләрен әйтте

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин милек өчен салым түләргә белдерү кәгазе килмәгән очракта гамәлләр тәртибен аңлатты. Бу турыда ул республиканың Министрлар кабинетында узган брифингта сөйләде.

«Салым турында белдерү кәгазьләрен алмаган гражданнар шуны исәпкә алырга тиеш: әгәр салым түләүдән азат итә торган салым ташламалары булса, аларга хәбәр җибәрелми», – дип белдерде Сафиуллин.

Ул хәбәр иткәнчә, салым турында белдерү җибәрелмәүнең өч сәбәбе бар:

  • салымны түләүдән азат итә торган салым ташламасы булганда;
  • исәп суммасы 100 сумнан ким булса;
  • артык түләнгән акча 2021 ел өчен түләү күләмен тулысынча «капласа».

Калган очракларда гражданнарга теләсә кайсы салым инспекциясенә яки Күп функцияле үзәк бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Моннан тыш, компьютер яки смартфон аша «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасындагы шәхси кабинеттан файдаланырга мөмкин.

Салымнарны үзең өчен генә түгел, башка кеше өчен дә түләргә була, моның өчен бернинди нотариаль ышаныч кәгазе кирәк түгел, тиешле реквизитлар белдерү кәгазендә күрсәтелә, диде Сафиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100