news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салым хезмәте тикшерүләрне тулысынча туктаткан

«Валюта контроле һәм касса дисциплинасын үтәү белән бәйле тикшерүләр дә туктатылды», - диде Марат Сафиуллин.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ» Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле изоляция вакытында Татарстанның салым хезмәте тикшерүләрне тулысынча туктаткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында онлайн узган матбугат конференциясендә Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.

Ул салым түләү сроклары күчерелү белән беррәттән, урыннарга чыгып тикшерүләр дә үткәрелмәвен белдерде. «Без яңа карарлар чыгармыйбыз. Валюта контроле һәм касса дисциплинасын үтәү белән бәйле тикшерүләр дә туктатылды», — диде.

Марат Сафиуллин сүзләренчә, бары тик камераль тикшерүләр уздырыла, чөнки салым хезмәткәрләре өстәмә кыйммәткә салымны кемгә кайтарырга, ә кемгә юк икәнен билгеләргә тиешлеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100